«Китаплар билгесе һәм сүзләр хакимлеге астында»: Ачык ишекләр көне (6+)

27 май көнне 10 нчы санлы китапханә теләге булган һәркемне Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган Ачык ишекләр көненә чакырды. Кунаклар да аз булмады. 

Китапханә хезмәткәрләре иртәдән үк «Барлык юллар китапханәгә илтә» дигән стрит-акция оештырды. Акциянең максаты яңа укучыларны җәлеп итү булды. Стрит-акция уздырганда китапханә хезмәткәрләре хезмәт күрсәтүче микрорайон территориясенә чыкты. Китапханәчеләр, үтеп баручыларга реклама флаерлары таратып, китапханәгә килергә чакырды. Флаер белән китапханәгә килгән һәркемне сюрприз көтте. 

ДОД
10ф. А ну-ка угадай!
10ф. КВ
10ф. Литературная игра «Сказки спрятались в загадки!»
10ф. Рекламные флаеры
10ф. Собираем пазлы
10ф. стрит-акцию «Все дороги ведут в библиотеку»
10ф. Участники мероприятия
10ф.библиофреш «Хочу о книге рассказать»

Әкиятләр иле — дөньяда иң гаҗәеп матур ил. Кече яшьтәге мәктәп балаларын китапханә халык әкиятләре, рус һәм чит ил язучылары әкиятләре буенча «Әкиятләр табышмакка яшеренгән!» әдәби уенына чакырды. Яшь китап сөючеләр әкият һәм аларның персонажларын таныды, «Әкиятләр алмагачы», «Без әкияттән – син безне беләсең», «Капчыктагы мәче», «Әкиятләр йомгагы» һ.б. бәйгеләрдә катнашты. Китапханә кунаклары күңелле ярыш, тапкырлык һәм зирәклек рухына кереп чума алды, укыган китаплары турында белемнәрен күрсәтте.

Җиденче сыйныфлылар өчен уку залында «Китап турында сөйлисем килә» дигән библиофреш узды. Библиофреш инглиз теленнән тәрҗемәдә – «яңа» дигәнне аңлата, ә китапханәдә нәрсә «яңа» соң? Әлбәттә инде, яңа китаплар!!! Балалар «укылмаган китаплар» дигән гаҗәеп ил буйлап сәяхәт кылды һәм хәзерге заман авторлары һәм яңа китап серияләре белән танышты. Шулай ук онытыла баручы элекке, яңадан нәшер ителгән яхшы китапларны искә төшерделәр. Чарадан соң һәр укучы үзенә ошаган китапны өенә укырга ала алды. 

Битараф булмыйча, эшләрен читкә куеп торып, бәйрәмебезгә килгән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: